Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: Кукмара районында “Калина” машинасы юл читенә чыгып капланган

    Машина йөртүче егет район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә озатылган

    Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 июнь көнне иртәнге 5 сәгать 35 минутта Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлында транспорт һәлакәте була. “Калина” машинасы шоферы, тизлекне арттыру сәбәпле, идарәне югалта һәм юл читенә чыгып каплана.

    Реклама

    Һәлакәт нәтиҗәсенә 21 яшьлек машина йөртүче егет төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала һәм район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә озатыла.

    фото: район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: