Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үзебезнең акчага ясалган юлны саклыйсы иде

    Шушы авылда яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда бик теләп катнашалар. 2016 елның көзендә юлларга вак таш җәелгәнгә, халык чын күңелдән сөенде.

    Ул авылда тормасам да, аның һәр урамы, капкасы, тарихы миңа якын. Чөнки матур яшьлегем шушы авылда узды. Түбән Казакларда яшәүчеләр үзара салым акчасын җыюда бик теләп катнашалар. 2016 елның көзендә юлларга вак таш җәелгәнгә, халык чын күңелдән сөенде. Әмма үткән елгы җәй яңгырлы килде. Язгы-көзге пычракларда шушы авылның фермасында тракторда  эшләүче берәү, техникасы белән өенә кайтып йөреп, урамда күп чокыр-чакырлар ясап бетерде. Үзебез акча түләп салган юлны саклыйсы бит, ләбаса! Ә тракторчы Ринат Фәләховның, киресенчә, эштән соң кич белән юл кырыендагы вак ташларны җыеп, кечкенә арбасына төяп, көрәк белән чокыр-чакырларны тигезләп йөргәнен күрдек. Кыш көне авылга кайчан кайтсаң да, юл бар, Ринат трактор белән чистартып тора. Авылның урамы да тар, кайберәүләр юл кырыена ук тимер багана утырта. Юл һәлакәтләре дә еш була. Бу авылның урамы өчен кем җаваплы микән?

    Газета укучы

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада мәчет ачылу тантанасында республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты
    • Кукмарада ирекле янгын сүндерү отрядларының республика смотр –конкурсы үткәрелде
    • Кукмарада тынлы уен кораллары оркестрларының төбәкара фестиваль-конкурсы булды
    • Кукмарада бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алдылар
    • Кукмарада Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салынды
    • Кукмара районы прокуратурасы хезмәткәрләре сугыш ветераны Мәгъсүм Насыйбуллинны хөрмәтләп искә алдылар
    • Кукмарада фонтан ачылды
    • “Татарстан - яңа гасыр” хәрәкәте вәкилләре Кукмара укучылары белән экология мәсьәләләре турында фикер алыштылар
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    Ночной режим