Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Язма белән килешмим

Ташлы Елгадагы “Нурый чишмәсе” ташландык хәлгә килгән дип уйлаучы Розаның сүзләре белән бер дә килешәсем килми.

Сайтта чыккан язмага үз фикеремне белдерергә булдым. Ташлы Елгадагы “Нурый чишмәсе” ташландык хәлгә килгән дип уйлаучы Розаның сүзләре белән бер дә килешәсем килми. Беренчедән, әлегә ул чишмәнең исеме юк, икенчедән, биредә яздан бирле төзекләндерү эшләре алып барыла.

Шуңа да ремонт өчен кирәкле бетон плитә, таш багана һәм башка материалларны анда урнаштырдык. Чишмәнең черегән басмасын, кипкән ботакларны чистартып, вакытлыча өеп куйдык. Себердән авылыбызга күченеп кайткан Суфия апа белән Марат абыйлар изге эш башкарды: әйләнә-тирәгә 50 төп эрбет (кедр) агачы утыртты. Әлеге чишмә рәткә китерелеп, матурлангач кына, аңа исем кушып ачарбыз, дигән нияттә калабыз.

Илнар РУФИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев