Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Яшьләр нигә ваемсыз?

Бәлки бу егет язманы укып, үзенең тәртибеннән бераз оялыр дигән өметтә калам. 

Беркөн 2нче маршрут автобусында барам шулай. Ике таяк тоткан олы яшьтәге бер ир керде. Аңа менүе җиңелрәк булсын өчен, шофер бераз алга китеп туктады да пассажир аңа рәхмәт әйтте. Шәһәр үзәгенә килеп җиткәч, тукталышта кулын кесәсенә тыккан бер егет әлеге ир-атка автобустан төшәргә булышмады. Авырлык белән генә хәрәкәтләнүче өлкән кешенең чыгуын егет тын да алмыйча карап тора бирде. Аңламыйм, ни йөрәге белән кешегә ярдәм итмәскә мөмкин соң?! Әйләнә-тирәбездә шундый ваемсыз яшьләрнең үсүен күреп, күңелем әрнеде. Миңа 80 яшь булуына карамастан, әлеге иргә булышасым килде, әмма автобуста идем шул. Бәлки бу егет язманы укып, үзенең тәртибеннән бераз оялыр дигән өметтә калам. 

Н.АПОЛИНАРИЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X