Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Якташларым белән горурланам

Райондашларым кайсы гына тармакта хезмәт куйсалар да, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар

Күптән түгел Бәкер шифаханәсендә ял итеп кайттым. Анда ял итүче һәр ун кешенең берсе безнең районнан иде. Кукмаралылар үзара аралашып яшәдек, ял сәгатьләрендә дә актив булып, җырга-биюгә осталыгыбызны күрсәттек. Райондашыбыз, җырчы Раниф Вахитов та әнисен ял итәргә алып килгән иде, аның моңлы җырларын тыңлап кинәндек. Шифаханәдә районыбыздан чыккан табиблар да күп эшли. Чишмәбаш авылыннан Җәмил Шәмсетдинов, Тырыштан Илгиз Шәмсетдинов, Чарлыдан Артур Ногамановларны халык бик хөрмәт итә. Алар белән, гомумән, кукмаралылар белән бик горурланып кайттым. Райондашларым кайсы гына тармакта хезмәт куйсалар да, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Шәрхимулла 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев