Бер агач ут чыбыгына якын урнашкан, берничә тапкыр сынып та төште
Безнең Купка авылында балалар бакчасына бара торган юлда ике зур агач үсеп утыра. Шуның берсе аеруча хәтәр: ул ут чыбыгына якын урнашкан, берничә тапкыр сынып та төште. Шул корыган агачны кисәсе иде.
Тагын шул: мәктәп турысындагы күпер, аның янындагы чишмә бик начар хәлдә. Авылда коеларга да игътибар җитми. Югыйсә, үзара салым акчасын вакытында түлибез бит.
Әхмәдулла ШӘРИФУЛЛИН, Купка авылы
Нет комментариев