Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кеше куян куа диеп...

Бу юлларны укып алганнан соң, иренмичә балаларыгызга, оныкларыгызга бер күз салыгыз әле.

Юлда йөргәндә күз карашы тиешлесенә дә, тиеш булмаганына да төшә. Бу арада «объектив»та яшьләр әле, дөресрәге, кайберләренең тезләреннән түбән булган  аяк өлеше. Кыска куртка, кыска чалбар, кыска аяк киеме кигәннәр. Ә чалбар белән оекбаш арасындагы ап-ак тәннәре, ягъни аякларының бер өлеше әллә каян күз карашын үзенә тартып тора. Бу гамәлне күрүгә, йөрәк сулкылдап куя, үзеннән-үзе куырылып, калтыранып аласың, барып чалбарларын аска таба тартасы килә башлый. Урамда күшектерә торган салкын, ә аларга, русча әйтмешли, «хоть бы что», исләре дә китми, әллә сиздермиләрме генә икән?! 

Акыл кереп җитмәгән яшьләрнең күбесе шулай киенә хәзер. Туңсам туңам, әмма модалы гына булсын, дигән фикер йөзәме икән аларның баш миләрендә? Әллә бөтенләй дә фикерсезме икән алар? Баласы урамга чыгып киткәндә, өйдәгеләре нәрсә карый? Алар ник юньле киңәш бирми? Балалары әти-әнисен санламыйча шулай киенәме? 

Болай үзенчә мактанып, кәперәеп йөрү эзсез калмый инде, билгеле. Тубык сөяге артриты барлыкка киләсенә шик юк,  диләр бу турыда табиблар. Суыкка аллергия булырга, тәнгә төрле катлаулылыктагы бетчәләр, куыклар чыгарга да мөмкин, ди. Әлбәттә, кызларның җенес органнарына да зыян киләчәк. Аннан соң берәр танышыбызның кызы кияүгә чыкса, ах, нишләп балага уза алмый икән, ире гаепледер, баласы ник төште соң, дип уфтанабыз. 

Бу юлларны укып алганнан соң, иренмичә балаларыгызга, оныкларыгызга бер күз салыгыз әле. Чалбары кыска түгелме, аның эченнән тагын бер кат әйбер кигәнме, туңмаганмы ул? Бәлки шундый игътибарлылык белән дә аларны тәрбияләп булыр?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайсысы уйлап чыгаргандыр, Африка белэн Азияга барыр да инде, э безнен шартларда 100% ревматизм... Аннан сон ваххабитлар шулай киенеп йори...

    2
    X