Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Дәваханәгә баргач, утырып еладым

"Кеше алдында кимсетерлек начарлык кылмадык, дип уйлыйм"

Миңа шушы арада оныгым белән балалар поликлиникасында булырга туры килде. Олы кеше бит инде – онытылып киткәнмен: өс киемен чишенү бүлмәсендә салмаганмын, үземнең табиб янына керәсем булмагач, уйламадым да инде. Шул вакыт вахтада кизү торучы булдымы, артымнан килеп тупас сүзләр әйтеп кычкырды, хәтта кайберәүләрнең киемнәрен дә тарткалады. Мин бу күренешне бик авыр кичердем, утырып еладым, күңелем белән рәнҗедем. Әлбәттә, без дә дөрес эшләмәгәнбездер, барысын да уйлап бетереп булмый, әмма кеше алдында кимсетерлек начарлык кылмадык, дип уйлыйм. Гомумән, балалар бүлегендә генә түгел, дәваханәдә кайбер хезмәткәрләр, шәфкать туташлары бик дорфа, кеше белән сөйләшү әдәбе юк. Үзәк дәваханәнең баш табибы әлеге сүзләргә колак салсын иде.

Гөлсинә, Кукмара

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X