Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Авыр вакытларда авылдашлар булышты

Изге эшләре үзләренә савап булсын

Мин үзем Битләнгер (Аксыбы) авылыннан, Түбән Кама шәһәрендә яшим. 80 яшемдә. Узган елның ноябрендә төп йортта улы һәм килене белән яшәүче карендәш туганым Зәйнәпбикә апа вафат булды. Аны Аллаһ хозурына озатырга кайттык. Әти-әниебез үлгәч тә җирләргә кайткан идек. Ул вакытта да, бу юлы да авылдашлар, күршеләр булышты. Мәетне вәземләп юып-кәфенләп озату белән генә эш бетми, яшь ханымнар өйне, керләрне юып киттеләр. Апаның килене Фәнүзә аларга чын күңеленнән елап, рәхмәт укып калды. Ике күрше – Фирдәвия һәм Флүзә ханымнар читтән кайткан туганнарны ашарга чакырып хөрмәт иттеләр. Изге эшләре үзләренә савап булсын.

Әлфинур ГАРИФУЛЛИНА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев