Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

“Цивилизацияләр диалогы” республика үсешенә зур йогынты ясар - ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе

Форумны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе оештыра.

“4-7 сентябрьдә Казанда “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы узачак. Аны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе оештыра. Әлеге чара республика үсешенә зур йогынты ясар. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев әйтте.

“Әлеге чараны мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия милли комиссиясе оештыра. Мондый форум бары тик Бакуда гына булган, хәзер ул безнең Татарстанда уза. Чөнки безнең республика мәдәни төрлелек һәм мирас сакланышы буенча алдынгы урыннарда тора.

Генераль Ассамблея тарафыннан 2013 елда телләрне һәм мәдәниятләрне саклап калу буенча яңа программа кабул ителде. Әлеге программа ун елга исәпләнгән, шуңа күрә без мәдәни мирасларны һәм мәдәниятара элемтәләрне ныгытырга тиеш. Казанның горурлыгы - Бөтендөнья мирасы объектлары. Татарстан ЮНЕСКО мирасына кергән объектлар саны буенча алдынгы урында бара. Кремль, Болгар тарих-археология комплексы, Зөя утравындагы Успение монастыре безнең тарих кына түгел, зур казаныш та.

2017 елда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүне раслаган сертификат тапшырды. Шулай ук Минтимер Шәймиевкә ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе дигән исем бирде. Бик зур күрсәткеч. Мәдәниятара диалог – киң төшенчә, төрле мәгънәгә ия. Әлеге форумда мәдәни мирасны үстерү, дөнья мәдәнияте, глобаль гражданлык хакында фикер алышачакбыз. Европа һәм Төньяк Америка илләреннән килгән делегатлар катнашуы көтелә. Аралашу, фикер алышу һәрвакыт файдага. “Цивилизацияләр диалогы” форумы республика үсешенә зур йогынты ясар”, - диде Тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнеско

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X