Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча бирелде

ТР Президенты фикеренчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыра.

Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү буенча гаять зур күләмдә эш башкарыла. Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча юнәлдерелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

«2010 елдан алып Татарстанда 5 мең чакрымнан артык автомобиль юлы төзелгән һәм ремонтланган, 4 күпер салынган, шәһәрләрдә 1000нән артык ишегалды тәртипкә китерелгән, 63 мең кеше яши торган 426 торак пункт каты өслекле юл белән тоташтырылган», - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә халыкның тормыш сыйфаты яхшыра, һәр муниципалитетның һәм тулаем алганда республиканың инфраструктурасы үсеш кичерә. Бүген һәр районның үзенең социаль, мәдәни һәм спорт объектлары бар.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов юллама юллар

2
X