Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Идел буе федераль округы «Россия лидерлары» бәйгесенә гаризалар саны буенча икенче урында

«Россия лидерлары» бәйгесе башланганнан алып дүрт көн эчендә конкурска 50 меңнән артык гариза килгән.

Идел буе федераль округы «Россия лидерлары» бәйгесенә тапшырылган гаризалар саны буенча икенче урынны били. Конкурска тапшырылган барлык гаризаларның 15,36 проценты шушы өлкәгә туры килә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Федераль округлар арасында конкурсантлар саны буенча Үзәк округ әйдәп бара: анда 36,8 процент катнашучы теркәлгән. Төньяк-Көнбатыш федераль округ — өченче урында (12,8 процент), шуннан соң Себер, Урал, Көньяк, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ округлары.

«Россия лидерлары» бәйгесе башланганнан алып дүрт көн эчендә конкурска 50 меңнән артык гариза килгән. Бәйгенең җитәкчесе - «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Алексей Комиссаров сүзләренчә, бу узган елда тапшырылган барлык гаризаларның чиреге дигән сүз.

«Конкурсантларның гариза тапшыру өчен тагын ун көн вакыты бар әле. Өстәвенә, гаризаны россиялеләр генә түгел, рус телен яхшы белүче чит ил гражданнары да бирә ала», - дип искәртте ул.

Гаризалар саны буенча Мәскәү шәһәре (21,3 процент катнашучы) әйдәп бара. Санкт-Петербург (8 процент) — икенче, Мәскәү өлкәсе (6,7 процент) өченче урында.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы «Россия лидерлары» бәйгесе регламентына, 2017 ел белән чагыштырганда, сизелерлек үзгәрешләр кертелүе хакында хәбәр иткән иде. Конкурс турында өстәмә мәгълүматны рәсми сайтта (лидерыроссии.рф) табарга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173477/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X