Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак

Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителәчәге турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

“Быел Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады. Безнең дөнья чемпионатында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлегебез бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, иң мөһиме – чемпионатта катнашу түгел, ә яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү.

Дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак. “Анда 70ләп илдән яшь профессиионаллар 55тән артык компетенциядә көч сынашачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Дөньякүләм чепмионатны кабул итәчәк Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителә, диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Гаделшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов юллама эшче һөнәрләр елы

2
X