Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика прокуроры кукмаралыларны кабул итте

Бу атнада районыбызда Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков булып китте. Ул гражданнарны кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде, булган проблемаларны хәл итү өчен алынган мөрәҗәгатьләрне тиешле оешмаларга юллады. Аннан соң ул район җитәкчелеге, прокуратура хезмәткәрләре, хокук саклау, башкарма һәм күзәтчелек итү органнары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәреп, һәрберсенең эшчәнлеге белән танышты,...

Бу атнада районыбызда Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков булып китте. Ул гражданнарны кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде, булган проблемаларны хәл итү өчен алынган мөрәҗәгатьләрне тиешле оешмаларга юллады. Аннан соң ул район җитәкчелеге, прокуратура хезмәткәрләре, хокук саклау, башкарма һәм күзәтчелек итү органнары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәреп, һәрберсенең эшчәнлеге белән танышты, киләчәккә төгәл бурычлар билгеләде.
-Районыгыз зур, күпмилләтле. Халык бик актив, һәр тармакта эш кайный. Төбәгегездә тынычлыкны, тотрыклылыкны тәэмин итү күп дәрәҗәдә сезнең үз хезмәтегезне ничек оештыруыгызга бәйле. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, вәзгыятьне алдан күрә белеп, кирәкле кисәтү чаралары үткәрү мөһим. Халык ышанычын аклау өчен бер генә проблема да күз уңаеннан читтә калмасын иде, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X