Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Лесной" күмәк хуҗалыгында семинар булды (+фото)

Кичә районыбызның "Лесной" күмәк хуҗалыгында уракның барышы, җирләрне көзге чәчүгә әзерләү һәм терлекчелекнең 7 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган район семинар киңәшмәсе үтте. -Һәркайда оешканлык, үз эшенә җаваплы карау булганда гына алга китеш булырга мөмкин, урып-җыю белән беррәттән көзге чәчүләрне кыска срокта сыйфатлы итеп төгәлләү, сөт җитештерүне аксатмау да бурыч булып...

Кичә районыбызның "Лесной" күмәк хуҗалыгында уракның барышы, җирләрне көзге чәчүгә әзерләү һәм терлекчелекнең 7 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган район семинар киңәшмәсе үтте.

-Һәркайда оешканлык, үз эшенә җаваплы карау булганда гына алга китеш булырга мөмкин, урып-җыю белән беррәттән көзге чәчүләрне кыска срокта сыйфатлы итеп төгәлләү, сөт җитештерүне аксатмау да бурыч булып тора, - диде семинарда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Киңәшмәдә катнашучылар "Лесной" хуҗалыгының бодай басуында, ындыр табагында, фермаларда булып андагы эшнең торышы белән таныштылар. Ә семинарның Тат.Тулба авылы мәдәният йортында үткән пленар өлешендә җитәкчеләр алдында торган көндәлек бурычлар, себер түләмәсенә каршы кисәтү чаралары күрү турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk