Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гасыр буе атлап янәшә: Татарстан һәм Кукмара районының тарихы бер-берсе белән аерылгысыз

Татарстан быел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтсә, Кукмараның оешуына 90 ел тула.

Казан Ратушасында Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм уздыру буенча федераль оештыру комитетының утырышы узды. Оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә үткән утырышта район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты һәм чыгыш ясады.

Республика һәм районыбыз тарихы бер-берсе белән аерылгысыз. Татарстан быел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтсә, Кукмараның оешуына 90 ел тула.

«Юбилейга төп бүләк дип, без районның социаль-икътисадый үсеш казанышларын саныйбыз. Барлык өлкәләрдә дә күрсәткечләребез яхшы. 2016 елдан тулаем җитештерү продукциясе 1,4 тапкырга артты һәм 15 миллиард сумны тәшкил итте. Бүгенге катлаулы вәзгыятькә карамастан, сәнәгать оешмалары елны уңай динамика белән төгәлләргә планлаштыралар. Металл савыт-сабалар заводы продукциясенә сорау зур булганлыктан, оешма өстәмә 65 эш урыны булдыра алды. Киез итек-киез комбинаты һәм тегү фабрикасы да өзлексез эшли. Кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы да уңышлы гына алып барыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсе исә үзенең һәр казанышын республиканың 100 еллыгына багышлый. Бәйрәмгә төп бүләк быелның февраль аенда тәүлеклек савымны 300 тоннага җиткерү булгандыр, дип уйлыйм. Бүгенге көндә күрсәткечләр 315 тоннадан артты. Социаль-икътисадый үсеш өлкәсендәге уңышлар һәм сөт саву буенча рекордлы урынга чыккан өчен районның “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнүе дә зур тарихи вакыйга булды», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Сергей Димитриевич юбилей уңаеннан районда узган аерым чараларга да тукталды, аларның ТАССРның 100 еллыгына багышлануын һәм шул исемдәге эмблема астында оештырылуын билгеләп үтте.

«Ел башында теркәлгән беренче сабыйга һәм гаилә корган яшь парга махсус юбилей билгесе, истәлек бүләкләре тапшырдык. Шулай ук 90, 95, 100 яшьлек юбилярларыбыз да игътибардан читтә калмый. Аларны апрель-май айларында онлайн форматта котлаган булсак, хәзер инде өйләренә барабыз. Хәзерге вакытта районда 100 яшьтән узган ике өлкән кеше яши. Республиканың чираттагы яшьтәше исә үзенең бер гасырлык юбилеен ноябрь аенда билгеләп узачак. “Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз карашы”, “Балкыш” республика бәйгеләренең зона этаплары Кукмарада узды. Районның оешма һәм предприятиеләре арасында “Кукмара йолдызлары” фестиваленә старт бирелде. Һәр җирлектә нәсел шәҗәрәсе проекты башланган иде. “Без тарихта эзлебез” республика конкурсының зона этабында районда җиңү яулаган, Синәр авылын торгызу, аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче Санниковлар гаиләсе катнашачак. Республика тарихында якты эз калдырган спортчыларга багышланган турнирлар, “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән темага эчтәлекле очрашулар, “Мин яратам сине, Татарстан” дигән рәсем конкурслары да оешкан төстә уза», - диде ул.

Республика төзелүгә йөз ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек инде шактый еллар дәвамында алып барыла. Районда 7 балалар бакчасы, 5 күпфункцияле үзәк, 4 фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм куллануга тапшырылды, 7 мәктәп, 5 балалар бакчасы, 22 күпфатирлы йорт төзекләндерелде, 8 спорт мәйданчыгы ачылды. Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программалары буенча ял парклары, Кукмарада «ТАССРга - 100 ел» скверы булдырылды, Нурминкә елгасының яр буе үзенең икенче яшьлеген кичерде. Шулай ук Вахит һәм Туембаш авылларында ял парклары, барлык җирлекләрдә дә уен мәйданчыклары ачылды.

фото: Михаил Фролов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk