Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ялкын» клубы футболчыларны үзенә җыйды

Җиңүчеләр Төхвәтуллиннар гаиләсе тарафыннан әзерләнгән кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

«Ялкын» яшүсмерләр клубында Хәйдәр Төхвәтуллин истәлегенә мини-футбол турниры үткәрелде.

Әлеге очрашу районыбызда матур бер традициясенә әверелеп килә. Быел ярышларда 10 команда катнашты. Спортчыларны иң элек район Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов, балаларны сәламәтләндерү - белем бирү профильле үзәге директоры Нуретдин Зыятдиновлар сәламләде. Алар Хәйдәр Хөрмәт улының районыбызда спорт хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Ярышларны районыбызның спорт ветераны Артур Зәкиев алып барды.

Бәйгенең җиңүчесе булып Зур Кукмара урта мәктәбе командасы билгеләнде, ә икенче һәм өченче урыннарга Кукмара 3нче урта мәктәбе командалары лаек дип табылды. Әлеге командалар һәм ярышның «Иң яхшы уенчысы» дип билгеләнгән Зур Кукмара мәктәбе укучысы Фәнзил Хафизов Төхвәтуллиннар гаиләсе тарафыннан әзерләнгән кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X