Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

“Мәктәпкә – мини-футбол” Бөтенроссия проектының мини-футбол буенча республика беренчелегендә Зур Кукмара мәктәбенең 2006-2007 елгы укучылардан торган командасы (тренерлары – Фәрит Сәйфетдинов, Илнур Фазылов) беренче урынны алды. Егетләр Кубок, диплом, Россиянең Идел буе Федераль округы беренчелегенә юллама белән бүләкләнде. Команда 10 февральдә Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан данын яклаячак.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 2008-2009 елгы яшүсмерләр командасы (тренер – Рафис Нәкыйпов) әлеге турнирда 3нче урынны алды.  

 

Чистайда өч көн дәвамында яшьләр арасында гер күтәрү буенча республика беренчелеге булды. Тренер Владимир Федоровның шәкертләре күркәм нәтиҗәләр күрсәтте. 

Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары Ислам Бәшәров 63 килограмм үлчәү авырлыгында абсолют җиңүче булды. Расыйм Хөснетдинов 58 килограммда 3нче призлы урынны яулады. Арслан Бәшәров, 53 килограммда 4нче урында калып, 1нче разряд нормасын үтәде. Ислам Бәшәров, Татарстан данын яклап, Россия беренчелегендә катнашачак. 

 

2006 елгы һәм яшьрәкләр арасында Гафият Гарифуллин истәлегенә Ядегәрдә үткән традицион турнирда барлыгы 80нән артык көрәшче катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында Ядегәр урта мәктәбеннән Ленар Хәкимов, Әлфис Сабитов, Аяз Газизовлар,  Янилдән  Искәндәр Гыйльметдинов, Ильяс Степанов, Инсаф Миннемуллиннар, Олыяздан  Илнар Фәттахов, Сәрдекбаштан Илмир Бәдретдинов, Нырьядан Антон Исенбаев, Манзарастан Рәмис Нурматов, Байлангардан Динар Җәләевлар җиңүче булдылар.

 

“Урал” җәмгыяте призына 2008 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында Байлангарда оештырылган көрәш ярышында әлеге спортчылар үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар. 

Салават Нәбиев (Байлангар, 23 кг), Данияр Гәрәев (Сәрдекбаш, 26 кг), Искәндәр Гыйльметдинов (Янил, 26-30 кг), Ильяс Степанов (Янил, 36 кг), Самат Кәримуллин (Байлангар, 40 кг), Инсаф Миннемуллин (Янил, 45 кг), Ислам Шакиров (Янил, 50 кг), Айзат Фәләхов (Олыяз, 55 кг), Булат Нәбиев (Байлангар, 60 кг), Илмир Нәбиев (Байлангар, 65 кг), Әлфис Сабитов (Ядегәр, 65 кг-нан югары). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk