Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Малмыжда шәһәр лицее призына 2003-2004 елгы яшүсмер малайлар арасында баскетбол буенча төбәкара ярышлар булды. Анда балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләрдән торган Кукмара командасы беренче урынны яулады.

“Зилант” спорт мәктәбенең тренер укытучысы Альберт Шәңгәрәев (тренеры – Марес Бәдертденов) Казан шәһәрендә көрәш самбосы буенча “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы”на узган Халыкара турнирда катнашып җиңү яулады.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр Ижевск шәһәрендә 2004-2005 елгы кызлар һәм малайлар арасында узган “Яшь Динамовчы” көрәш фестивалендә катнаштылар. 4нче урта мәктәптән Ландыш Хәкимова – беренче, Карина Мисюкевич (тренерлары – Энҗе Йосыпова) һәм күппрофильле лицейдан Ранил Газизуллиннар (тренеры – Марес Бәдертденов) икенче урынны яулады.

“Зилант” спорт мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан спорт ветераны Әхмәтшакир Шәрипов призларына өстәл теннисы буенча район ачык шәхси-команда беренчелеге булды. Ярышлар өч яшь төркеменә бүленеп үткәрелде. Анда барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Күчмә кубокка Сәрдекбаш урта мәктәбе ия булды, икенче урынны – Туембаш төп мәктәбе, өченче урынны 4нче урта мәктәп яулады. Үз яшь  төркемендә беренче урынны Алсу Әюпова (Туембаш), Әхмәтшакир Шәриповлар (Кукмара) алды.

“Зилант” спорткомплексы һәм “Ялкын” яшүсмерләр клубында 2006-2007 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышларда республика районнарыннан һәм Малмыж шәһәреннән килгән барлыгы унбер команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы беренче урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk