Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада “Татарстан кроссы-2019” җиңел атлетика ярышлары узды

Анда 300гә якын кеше катнашты

Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында “Татарстан кроссы-2019” җиңел атлетика ярышы үткәрелде. Анда 300гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар җыелган иде. Алар 11 яшь төркемендә ярышты. Моннан тыш, 1000 метрга VIP-узыш та үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

- Барыгызны да әлеге спорт бәйрәме белән котлыйм. Физкультура һәм спорт – сәламәт яшәү рәвеше, яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелегенең нигезе. Бүген ярышлар имгәнүләрдән башка узсын, уңышлар сезгә, - диде Сергей Димитриев кросста катнашучыларга.
Ярышларны Поч. Кучук авылыннан СССРның спорт мастеры, 73 яшьлек Николай Гаврилов та югары бәяләде. “Матур чара. Нәниләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Яшь буынның спортка тартылуы сөендерә”, - диде ул.

Кросста 1, 2, 3 урыннарны алучылар медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk