Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада легендар футболчылар истәлегенә мини-футбол турниры үткәрелде

Барлык командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды

“Ялкын” спорткомплексында ветераннар арасында легендар футболчылар Мәсгуть Гайфетдинов һәм Александр Юшков истәлегенә мини-футбол турниры үткәрелде. Кукмара ветераннары – 1нче, киез итек-киез комбинаты командасы – 2нче, үзәк район дәваханәсе  3нче урыннарны яуладылар. Барлык командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары ветераннар өчен иң җайлы спорт төре – дартс буенча ярышлар башланды. Бу бәйге районның танылган спортчысы Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә багышланды. 1нче урынны 74 яшьлек пенсионер Наил Зәкиев алды. 2нче урында – Фоат Шәймәрданов (үзәк район дәваханәсе), 3нче урын - Фаис Гомәровка (пенсионер), 4нче урын Данияр Гайфетдиновка (киез итек-киез комбинаты) бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk