Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара укучыларын борынгы интеллектуаль уен белән таныштырдылар

Кукмара - республикада Го өстәл уенының белем бирү дисциплинасы вәкилләре булган икенче район.

Кукмараның «Галактика» балалар иҗат йортында республиканың Го логик өстәл уены буенча белем бирү дисциплинасы вәкилләре белән очрашу узды.

Кешелек тарихында иң борынгы уеннарның берсе саналган Го уены - Кытайда инде өч мең елдан артык билгеле икән. Россиядә ул 1975-1976 елларда үсеш ала.

«Кукмара - без булган икенче район. Максатыбыз - Татарстан Республикасында Го уенын тарату. Чөнки пандемия вакытында балаларның спорт белән шөгыльләнүләре аеруча мөһим, ә Го кебек спорт төрләре исә онлайн уйнарга да мөмкинлек бирә. Бу уен - тыныч, уңайлы. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Татарстан җыелма командасы - Россиядә иң көчлесе. Уртача алганда, турнир партиясе сәгать ярымга кадәр дәвам итә, Европа, дөнья чемпионатларында җитди уенчылар көрәшкәндә ул өч көнгә дә сузылырга мөмкин», - диде тренер, Татарстан Республикасында Го уены вице-президенты Илдар Әлмөхәммәтов.

Уенның үз кагыйдәләре бар. Ул күбесенчә шахмат уенын хәтерләтә. Шахматта көндәшләр тактадан бер-берсенең фигураларын алып ату өчен тырышсалар, монда хәл башкача. Биредә башта такта буш була, аннары көндәшләр ак һәм кара ташлар ярдәмендә үз территорияләрен коралар. Уенчылар мөмкин кадәр күбрәк уен кырын яулау өчен тырышалар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X