Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара командасы 80 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Алар Актанышта “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларында катнашканнар

Актанышта “Авыл яшьләре” XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары үтте. Анда авыл районнарыннан килгән утыз бер команда катнашты. Алар арасында кырык биш кешедән торган Кукмара командасы да бар иде. Спортчылар волейбол, өстәл теннисы, мас-рестлинг, көрәш, шашка, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон, канат тарту, мини-лапта, сыер савучы, механизаторлар ярышларында көч сынаштылар.

Кукмаралылар шахматта (Зур Кукмарадан Айнур Җиһаншин, Түбән Арбаштан Иркә Гыйльметдинова, Кукмарадан Александр Васильев) – беренче, мас-рестлинг (Зур Кукмарадан Айдар Галәветдинов, Кукмарадан Рөстәм Моратов, Рузия Габдрахманова, Жилой Рудниктан Рәмзия Хәбирова), хатын-кызлар волейболы буенча (Кукмарадан Айгөл Һидиятуллина, Алия Вахитова, Руфия Газизова, Әдилә Сафина, Рузалия Галиуллина, Азалия Галиуллина, Анна Канаева, Сәрдекбаштан Әдилә Низамова, Зур Кукмарадан Энҗе Шәфигуллина, Фәридә Галимҗанова) – икенче, бадминтон буенча (Кукмарадан Аделина Бурцева, Поч.Сутердан Даниил Иванов, Зур Кукмарадан Илһам Кәрамов) өченче урын яуладылар.

Олыяздан Нәфис Галиев (90 килограмм үлчәү авырлыгында) - көрәш, ә Лубяннан Игорь Костин механизаторлар ярышында тракторда йөрү буенча шәхси зачетта беренче урынга лаек булдылар.

Барлык уен нәтиҗәләрен исәпкә алып, Кукмара командасы дүртенче урын яулады һәм кубок, медаль, спорт инвентарьлары сатып алу өчен 80 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk