Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара физик мөмкинлеге чикле спортчыларны үзенә җыйды

Ярышларда Кукмара, Саба районнары һәм Нократ Аланыннан килгән спортчылар көч сынашты.


Кукмараның «Барс-Арена» спорт комплексында физик мөмкинлеге чикле кешеләр арасында өстәл уеннары буенча ярышлар узды. 

Кукмара физик мөмкинлеге чикле спортчыларны үзенә җыйды

Ярышларда Кукмара, Саба районнары һәм Нократ Аланыннан килгән спортчылар көч сынашты. 

Кукмара физик мөмкинлеге чикле спортчыларны үзенә җыйды

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, әлеге спорт чарасы Бөек Җиңү көненә багышланды.

«Өстәл уеннарын популярлаштыру, көчле уенчыларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, патриотлык хисе тәрбияләүгә багышланган ярышларда 14 яше тулган физик мөмкинлеге чикле һәркем катнаша ала. Алар джакколо, шаффлборд, новус, корнхолл, кальбутто дигән уен төрләрендә үз көчләрен сыный», — диде Равил Нигъмәтҗанов. 

Кукмара физик мөмкинлеге чикле спортчыларны үзенә җыйды

Спортчылар бик актив булды, һәрберсе диярлек уеннарда катнашырга тырышты.

Җиңүчеләргә медальләр, бүләкләр тапшырылды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев