Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фото: “Аргамак” командасы чаңгы һәм өстәл теннисы буенча ярышларда катнашты

Гомуми зачетта кукмаралылар өченче урында калды

Мамадыш шәһәрендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы һәм өстәл теннисы буенча ярышлар булды. Анда Кукмараның “Аргамак” командасы да катнашты. Чаңгы ярышында үз төркемнәрендә Николай Анисимов (Югары Чура) – икенче, Валерий Николаев (Ош.Юмья), Фәнзил Шакирҗановлар (Сазтамак) өченче урыннарны яулады. Команда зачетына Руслан Степанов (Кәчимир), Райнур Әсхәдуллин (Ядегәр), Илгиз Әхмәдуллиннар (Ядегәр) күп очко китерделәр. “Аргамак” командасы районнар арасында өченче урынны алды.

Өстәл теннисы буенча 20 яшькә кадәрге төркемдә Илзия Шәрипова (Мәмәшир) – икенче, Марат Исмәгыйлев (Югары Өскебаш) өченче урынны яулады. Өлкәннәр арасында үз төркемендә Фәнзил Шакирҗанов икенче урынны алды. Ә Кукмарадан Тимур Антипов барлык көндәшләрен җиңеп, чемпион калды. Гомуми зачетта кукмаралылар өченче урында калды, дип хәбәр итте команданың тренеры Дамир Галиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk