Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Зинһар, әбекәйгә ярдәм итәсе иде!

Әлеге хатка Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ренат ШӘМИЕВтан түбәндәге җавап алынды

Бервакыт үз йомышыбыз белән Үрәсбаш авылында булырга туры килде. Барганда да, кайтканда да Октябрь урамындагы 19нчы йорт кырыенда басып торган өлкән яшьтәге бер әбигә күзебез төште, ул безгә бик кызганыч булып тоелды. Яныннан узып китә алмадык, туктап хәлен белештек. Ул Анна апа Иванова икән. Әбекәй башта ирен югалткан, быел кызы Люба да үлеп киткән. “Былтыр суга төшеп чак үлемнән калдым, ярый кызым булышты, - дип сөйләде ул. - Тыкрыктан яз көне су агып китә алмый, ике якка күтәрелә. Ишегалды, өйне су баса. Торбасы бик иске, аңа утыз еллап кына да түгел инде. Аның эче тулы балчык, язын ул бозланып ката. Юлны рәтләгәндә дә торбасын алмаштырмадылар”. Әбигә 90 яшь икән инде, ул күз яшьләрен сөртеп безне озатып калды. Зинһар, ярдәм итәсе иде аңа.

Әлфия апагыз, Казан

Әлеге хатка Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ренат ШӘМИЕВтан түбәндәге җавап алынды.

- Анна Иванова 1930 елда туган. Ире үлгәннән соң, ул үзе генә гомер кичерә.  Үткән ел язын көннәр җылыткач, юл аркылы салынган торба тыгылу сәбәпле, Анна Ивановнаның өй каршысына кар сулары җыелган иде. Без әлеге проблеманы тиз арада хәл иттек: канау ясадык һәм торбаны ике яктан чистарттык.

Быел үзара салым акчасына Октябрь урамына вак таш җәелде. Эш барышында торбаның эчен җыелган пычрактан яхшылап чистарттык.

Киләсе язда да әлеге хәлне аерым контрольгә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X