Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

"Зилант"та бассейның суын күпме вакыттан соң алыштыралар?

Әлеге сорауга “Зилант” спорткомплексының директоры Рөстәм ФӘЙЗУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды

Беркөн автобуста кайтканда, ике кешенең әңгәмәсе колагыма керде. “Зилант” спорткомплексында эшләүче андагы бассейнның суын җәйдән бирле алыштырмауларын сөйләп барды, инде озакламый кышка керәбез бит, дип өстәп тә куйды. Моңа шаккаткан әңгәмәдәше, су ничек бозылмый соң, дигән сорауга күп итеп хлор һәм кислота салалар, дигән җавап ишетте. Әле автобустан төшкәч тә, озак уйланып йөрдем. Бер танышымның сүзләре дә исемә килде. Ул бассейнга йөрүче оныгының еш авыруыннан зарланган иде. Бактың исә, сәбәбе дә бар икән бит! Соравыма сезнең газета аша җавап ишетәсем килә: бассейнның суын күпме вакыттан соң алыштыралар икән?

Кукмаралы

Әлеге сорауга “Зилант” спорткомплексының директоры Рөстәм ФӘЙЗУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

- “Зилант” спорткомплексының бассейннары СанПин һәм ГОСТ таләпләренә туры килә. Саба, Кукмара, Мамадыш районнарының гигиена һәм эпидемиология үзәге җитештерү контроле программасы нигезендә суның физик-химик, микробиологик һәм паразитология күрсәткечләренә туры килүен контрольдә тота. Бассейн суын зарарсызландыру хлорлы препаратлар ярдәмендә башкарыла, аларның концентрациясе һәр 2 сәгать саен үз лабораториябез тарафыннан катгый тикшереп торыла. Андагы суны чистарту һәм фильтрлау системасы тәүлек буе эшли. Атна саен һәр дүшәмбе санитар көн үткәрелә, бу көнне ике бассейндагы су агызылып, чистасы өстәлә.

Суның чисталыгы, нигездә, бассейнга йөрүчеләрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвенә бәйле, шуңа күрә спорткомплекс душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре белән җиһазландырылган. Суның чисталыгын саклау һәм аллергия реакцияләрен булдырмау өчен, бассейнга кергәнче дә, чыккач та душ кабул итәргә кирәк. Санап үтелгән барлык кагыйдәләр дә бассейнга килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

фото: kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X