Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ни өчен бушлай дарулар бирелми?

Сорауга Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил ХӘЛИЕВ җавап бирде

Оныгым бер ай буе “больничный”да булды. Әнисе аны ялгызы үстерә. Ул балага 6 мең сумлык дару сатып алырга мәҗбүр булды. Ә бит Россия Хөкүмәтенең 1994 елның 30 июлендә кабул ителгән 890 санлы карарында өч яшькәчә балаларга бушлай дарулар һәм витаминнар бирү каралган. Ни өчен бу карар үтәлми?

Фәния ГАРИФҖАНОВА, Киндеркүл авылы

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил ХӘЛИЕВтан алынган җавапта түбәндәге аңлатма бирелә:

-  Фәния Гарифҗанова 2017 елның 14 маенда туган оныгы белән аның өске сулыш юлларының кискен ялкынсынуы нәтиҗәсендә бу елның апрель аенда педиатр кабул итүендә булды. Тиешле дәвалау чаралары билгеләнде. Өч яшькә кадәрге балаларны дару препаратлары, медицина эшләнмәләре белән бушлай тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә,  Татарстан Республикасының 08.12.2004 елгы 63 санлы “Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы законы буенча табиб билгеләгән дару препаратлары республика Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган региональ исемлектә юк. Шуңа күрә педиатр бушлай рецептлар язып бирмәгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X