"Без монда ничек төн кунарбыз соң? Аю янәдән килмәсме?"
Моторлы көймә Вилюй елгасының нәкъ уртасыннан йөзеп бара. Елганы ике яклап уратып, көймәне озата баручы тайгадан Нурисәнең күңеленә ниндидер бер рәхәтлек тула шикелле. Көн матур, җылы. Елгада башка көймә-фәлән күренми. Көзге кебек ялтырап яткан су тигезлегенә көймә үз эзен салып бара да бара.