Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмараның Җәлилчеләр урамына юл кирәк

Әлеге хатка шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды

Мин Кукмараның Җәлилчеләр урамыннан шалтыратам. Без 2006 елда акча җыешып, урамыбызга таш җәйгән идек. Ул вакытта кемдер бирде, ә кемдер бирмәде дигәндәй... Әмма безнең хезмәт поселок башкарма комитетыныкы булып калды, ташны ул җәйдергән булып чыкты. Башкарма комитет хисабында да ул турыда әйтелде. Быел “Дуслык” кибете артындагы берничә өй турысындагы юлга таш җәйделәр. Астагы урамнарга да, Җәлилчеләргә дә бу эш кагылмады. Һичьюгы грейдер булса да кереп чыкмады. Без кайчан юллы булырбыз, безнең урамга таш яисә асфальт кайчан җәелер икән?

Җәлилчеләр урамында яшәүче ханым

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

- Шәһәребезнең Җәлилчеләр урамы бик начар хәлдә. Бу гына түгел, гомумән, шәһәребезнең таушалган ташлы урамнарын төзәтү буенча смета документлары әзерләнгән һәм алдагы елларга эш планына кертелгән.

“Дуслык” кибете артындагы Магистраль урамы буйлап дамбаның аскы өлешеннән эчке юл төзелеше башланды. Әлеге эшләр моңарчы таш җәелмәгән урамнарда республика юл төзекләндерү программасы буенча башкарыла. Мондый урам-тыкрыклар беткәч, алдан таш җәелеп, инде бүгенге көнгә таушалырга өлгергән урамнарга күчү күздә тотыла.

фото: Эльвира Мөбәракшина/ "Хезмә даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X