Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралы: Юлны кем чистартырга тиеш?

"Юлны чистарту – бер проблема инде. Күршеләр үзләренең машина урыннарын үзләре чистарталар, йортның ян-ягын чистартырга карышалар"

Без Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 36нчы йортта яшибез. Монда эш яшендәге кешеләр өчәү генә бугай, калганнары – пенсионерлар һәм инвалидлар. Ишегалдын карап тоткан өчен 100 сум түлим, тагын 50 сум өстәделәр, анысы подъезд юганга бугай. Безнең подъездны башка кеше юа, аңа 50 сум түлибез. Ишек төпләрен Володя Курочкин ялт итеп чистарта. Ә юлны чистарту – бер проблема инде. Күршеләр үзләренең машина урыннарын үзләре чистарталар, йортның ян-ягын чистартырга карышалар. Аннан күпме мәктәп балалары, укытучылар йөри бит. Гаражлар барында хуҗалары чистарта иде.

Күршебездә 80 яшьлек бер апа алты ел инде урын өстендә ята. Аның янына ашыгыч ярдәм машинасы керә алмый. Юлны үзең көрәк белән чистарт, ди тракторчы. 70 яшь бит инде миңа.

Безнең өй тирәсендә берни эшләгәннәре, бер машина таш та китереп ташлаганнары юк. Пычрак бөтен асфальтны бетерә инде. Булганны саклап тотарга иде.

Хөрмәт белән Рафилә апагыз

Әлеге сорауга “Ремстройсервис” оешмасы директоры Раниф СӘЛМӘНОВтан түбәндәге җавап алынды.

- Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 36нчы йортта яшәүче Рафилә апаның квитанциясен алып тикшердек. Подъезд юганга акча сарыф ителми, ул графасы бөтенләй төшеп калган. Каты көнкүреш калдыклары чыгару тарифы үзгәргәнлектән, түләү суммасы да үзгәрде. Башта 16 сум 63 тиен булса, 2019 елның 1 гыйнвареннан ул кеше башына 71 сум 95 тиенне тәшкил итте. Ишегалдын чистартып торган өчен түләү бер квадрат метрына 3 сум 15 тиеннән алына. Шуннан чыгып, Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 36нчы йортта яшәүчеләр 2018 ел өчен 44064 сум түләргә тиеш. 2019 елның беренче гыйнварена аларның әҗәтләре 8947 сум.

Подъезд каршысын һәм кеше йөри торган тротуарны – бездә урам җыештыручы булып эшләүче Владимир Курочкин, ә Эшчеләр тыкрыгына керә торган юлны һәм йорт каршындагы мәйданны безнең трактор чистарта. Шулай ук җәйге сезонда күпкатлы йортларның ишек төпләрен чүп үләннәреннән дә арындырабыз. Ә шәхси йортларга керә торган участокларны безнең оешма чистартмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X