Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмарада күпфатирлы йортта яшәүче подъезддагы песиләрдән зарланды

Яшәүчеләр дүртаяклы дусларын подъездга чыгаралар, ә песиләр исә урамга кадәр чыгып тормый, шунда гына үз йомышларын үти.

Редакциягә Кукмараның Тимер юл урамында яшәүче бер ир-ат шалтыратып, подъездларындагы тәртипсезлектән зарланды.

«Тимер юл урамындагы икенче, дүртенче йортларда яшәүчеләр арасында  йорт хайваннары асраучылар бар. Алар дүртаяклы дусларын подъездга чыгаралар, ә песиләр исә урамга кадәр чыгып тормый, шунда гына үз йомышларын үти. Бөтен йортка сасы исе, пычрагы тарала. Җыештырган кешегә дә бик уңайсыз. Әлбәттә, кешеләрнең эт-мәчеләрне яратулары - бик әйбәт күренеш, әмма аларны асрагач, карарга, тәрбияләргә кирәк, җаваплылык хисе дә булырга тиештер, дип уйлыйм. Сөйләгәндә кешегә көлке кебек тоелса да, бу бер дә матур түгел, хәтта санитария ягыннан куркыныч та», - диде ул.

Ул ярдәм итүебезне, тиешле органнарга җиткерүебезне сорады.

Без исә, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, «Роспотребнадзор» идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы Татарстан буенча территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Анатолий Кирилловка мөрәҗәгать иттек. Аннан бу сорау безнең компетенциягә керми, дигән җавап алдык.

«Үзебез хезмәт күрсәтә торган йортларны карап, тәртипләп тору, билгеле, безнең бурыч. Тик кешеләргә эт-мәчеләр асрамагыз, дип күрсәтмә бирә алмыйбыз. Бу - аларның шәхси эше, ә подъездларда чисталык саклауны сорап, язулар эләрбез», - диде «Ремстройсервис» оешмасының директор урынбасары Фәнил Харисов.

Шәһәр башкарма комитетында исә күпкатлы йорт ул шунда яшәүчеләрнең милке булып санала, шуңа күрә бу мәсьәләне алар үзара сөйләшеп кенә хәл итә ала, дип шәрехләделәр.

Тимер юл урамындагы  әлеге йортлардагы комитет рәисләренә дә шалтыратырга булдык. Дүртенче йорт комитеты рәисе белән элемтәгә чыгып булмады. Ә  икенче йортта озак еллар әлеге вазыйфаны башкарган Татьяна  Сәлахова менә ниләр сөйләде.  

«Бүгенге көндә бездә йорт комитеты рәисе юк, минем бу эштән киткәнемә байтак вакыт үтте инде. Ә песиләргә килгәндә, алар кешенеке түгел, урам мәчеләре. Әлеге йортта яшәүчеләр, хайваннарны кызганып, кыш көне – подъездда, ә җәен урамда ашарга биреп тора. Подъездны чиста тотарга тырышабыз, җыештыручы да бар. Подвалга бәрәңге куймаучылар гына мәчеләрдән зарлана ала. Шул дүртаяклы дусларыбыз яшелчәләрне кимерүчеләрдән саклый бит әле», - диде ул.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X