Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара районы Пенсия фонды файдаланылмаган ана капиталының 2022 елда индексацияләнү тәртибен аңлатты

Быел ана капиталы 8,4 процентка индексацияләнгән.

2018 елда икенче балабыз тугач, ана капиталына сертификат тапшырылды, ләкин без аны әлегә кадәр файдаланмадык. Ул безнең 2022 елда индексацияләнәме икән һәм ничә сумга?

Лилия, Зур Кукмара

Әлеге сорауга Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсиль ТӨХБӘТУЛЛИН җавап бирә:

- 2022 елның 1 февраленнән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4 процентка индексацияләнде. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып билгеләнде.

Шуннан чыгып, капиталының күләме түбәндәгечә:

- 524 527,90 сум - 2020 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары хокукына ия булган затлар, шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә мондый хокукы барлыкка килгән затлар өчен;

- 693 144,10 сум - 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче һәм аннан соңгы балалары туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ана капиталына хокуклары барлыкка килгән затлар өчен, әгәр элегрәк андый хокуклары булмаса;

- 693 144,10 сум - 2019 елның 31 декабреннән соң беренче балалары тууга бәйле рәвештә өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокук алганнан соң икенче бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар өчен.

Ана капиталын әлегә кадәр файдаланмаган гаиләләрнең дә акчалары шушы айдан индексацияләнде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X