Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Киләчәктә кайсы авылларда ФАПлар яңартылачак һәм үзәк дәваханәдә ремонт эшләре башкарылачакмы?

Сорауларга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил ХӘЛИЕВтан түбәндәге җавап алынды

Районда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу – бик яхшы күренеш. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен, чыннан да, бик кирәк ул. Шулай ук дәваханәдә дә зур төзекләндерү эшләре башкарылган, анысына да куандык. Киләчәктә тагын кайсы авылларда ФАПлар яңартылачак, Ядегәр авылындагы амбулаториянең киләчәге бармы, үзәк дәваханәнең башка корпусларында да ремонт эшләре башкарылачакмы? Сорауларыма җавап бирсәгез, бик яхшы булыр иде.

Р.БАЯНОВ, Кукмара

Сорауларга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил ХӘЛИЕВтан түбәндәге җавап алынды:

“2020-2021 елларга халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” программасын тормышка ашыру максатында, районыбызның Ядегәр авылында модульле табиб амбулаториясе, Пчеловод, Аш-Буҗи авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла. 2012 елдан башлап районда әлеге программа буенча 13 модульле ФАП сафка басты, 4 ФАП яңа күпфункцияле үзәк бинасына күчерелде.

Республика бюджеты хисабына поликлиникада капиталь төзекләндерү уздырылды. Республикакүләм Президент программалары эшләгәндә алга таба дәваханәнең стационар бүлекләрендә ремонтлау эшләре башкару, яңа модульле ФАПлар төзү планлаштырыла.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев