Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Адвокат фатир бүләк итү килешүен документларсыз гына гамәлдән чыгару турында сөйләде

Ике атна элек апа дәваханәдән чыкты һәм бүләк итү килешүе (договор дарения) буенча күршесенә бер бүлмәле фатирын бүләк итүе билгеле булды.

Сорау: Картлык буенча пенсионер апам, авыруы кискенләшкәч, өч ай дәвамында  психиатрия дәваханәсендә дәваланды. Ә моңа кадәр психиатрда исәптә тора иде. Ике атна элек ул дәваханәдән чыкты һәм бүләк итү килешүе (договор дарения) буенча күршесенә бер бүлмәле фатирын бүләк итүе билгеле булды. Ул ханым аңа кибеттән азык-төлек алып кайтып бирә, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ярдәм итә. Минем «Нишләп чит кешегә фатирыңны бүләк иттең?» - дигән соравыма җавап бирә алмады. Күрәсең, хәтерендә кимчелекләр булу сәбәпле, килешү төзегәнен оныткандыр. Бу турыдагы документлар аның кулында юк. Бераз сәламәтлеген яхшыртканнан соң, ул әлеге килешүне юкка чыгара аламы? 
 
Җавап: Сезнең апагыз әлеге килешүне, психик авырулы булганга күрә, үз гамәленең әһәмиятен аңламау нәтиҗәсендә төзегәндер. РФ Гражданлык кодексындагы 177нче маддәнең 1нче пункты нигезендә мондый килешү дәгъва белдерелә торган дип санала, һәм апагыз дәгъва белдергән очракта,  суд тарафыннан гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин. Моның өчен ул үзе яки нотариаль ышаныч кәгазе нигезендә аның исеменнән эш итүче башка кеше, Росреестр органына мөрәҗәгать итеп, Бердәм дәүләт реестрыннан фатир хуҗасының күчемсез милеккә  хокукы турындагы белешмә алырга тиеш. Әгәр дә бу белешмә буенча фатир башка кеше исемендә санала икән (бу очракта ул бүләк иткән күрше хатынында), шушы ук органнан фатир бүләк итү килешүенең мөһер белән расланган күчермәсен алырга кирәк. Алга таба килешүне гамәлдә түгел дип тану турында дәгъва гаризасы язарга, аны фатир урнашкан урын буенча район судына тапшырырга кирәк. Бу очракта аңа квалификацияле юристлар, адвокатлар ярдәм итәргә мөмкин. Алар шулай ук судта, гражданлык эшләрен караганда аның мәнфәгатьләрен яклый ала. 

Судка гариза биргәндә 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак, әгәр дә апагыз беренче яки икенче төркем инвалид булса, ул дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәчәк. 

Дәгъва гаризасына түбәндәге документларны теркәргә кирәк:

- яшәү урыны буенча табиб-психиатрда исәптә тору-тормау турында белешмә;

- психиатрия дәваханәсеннән авыру тарихыннан өземтә (выписка);

- Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә хокук турындагы өземтә;

- бүләк итү килешүе күчермәсе һәм башкалар.

Дәгъва гаризасы буенча гражданлык эшен карау барышында, юридик яктан әһәмиятле фактларны ачыклау өчен, психиатрия өлкәсендә махсус белемнәр куллану кирәк. Шуңа күрә бу эшне караганда суд-психиатрия экспертизасын билгеләү турында үтенеч язарга кирәк булачак. Әлеге экспертиза апагызның килешү төзегән вакытта үз гамәлләре белән идарә итә алмаган хәлдә булу-булмавын билгели. Аның нәтиҗәләре буенча апагызның үз гамәлләре белән идарә итә алмавы ачыкланса, суд карары белән бүләк итү килешүе һәм яңа милекче итеп фатирга милек хокукын дәүләт теркәве турындагы язма гамәлдә түгел дип танылачак. Алга таба законлы рәвештә үз көченә кергән суд карарын Росреестр органнарына тапшырырга кирәк була. Һәм нәтиҗәдә сезнең апагызның фатирга милек хокукы торгызылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X