Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдектә Нәүрүзбикәне каршы алдылар

Әлеге чарада Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүз командалары көч сынашты

Зур Сәрдек мәдәният йорты каршысында “Күңелләрең хуш булсын – Нәүрүз мөбарәк булсын !” дигән бәйрәм үтте. Әлеге чара халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан уздырылды.

Бәйрәм, бүген табигатьтә яз башланган көн дигән сүзләрдән башланып китте. Чыннан да, ул көнне кояш, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде. Чарага Нәүрүзбикә, Яз кызы, Ишбабай Язпатша илчесе Чаптар егет, Кыш бабай белән Кар кызы килгән иде. Нәүрүзбикәнең җырларын, Язпатшаның фәрманын бар да дикъкать белән тыңлады.

Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, аның үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, капчык киеп йөгерделәр. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады.

Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды.

Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар, җыр-бию белән дәвам иттек. Татар халкының күп кенә җырлы-биюле уеннары башкарылды бу көнне. Тамаша кунаклары күңелләреннән генә булса да яшьлекләренә, сабый чакларына сәяхәт иттерде. Җитезлекне сыный торган уеннарда да бар да теләп катнашты.

Уйнап арыган балаларны, бәйрәм кунакларын өстәл янында кайнар самавыр чәе, тәмле коймак, ботка көтә иде. Ә ул көнне ботка аеруча да тәмле була. “Киләсе бәйрәмнәрдә дә олысы-кечесе бергә куанырга язсын, җиребезгә хәерле яз килсен!”- дигән изге теләкләр белән аерылдык без бу тамашадан.

Нурфия ФӘТТАХОВА, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk