Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдектә бюджет оешмаларының киңәшмәсе үткәрелде

Анда балалар һәм өлкән яшьтәгеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләре каралды

Зур Сәрдек мәдәният йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашында бюджет оешмаларының киңәшмәсе үтте.

Анда мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәсьәләләре каралды. Шул уңайдан Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Березняк җирлеге башлыклары үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Регина Вәккасова укучылар белән алып барыла торган күпкырлы юнәлешләр һәм аларның уңышлары турында сөйләде. Ә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Илсур Кәшәпов спорт өлкәсендәге казанышлар белән уртаклашты. Пенсия фонды җитәкчесесе Марсель Тухбатуллин исә бу елдан электрон хезмәт кенәгәсе гамәлгә керәчәген искәртте.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk