Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек мәдәният йортында бик күңелле очрашу булды

Очрашуга, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә яшәгән, яшь буынга дөрес дини тәрбия һәм үгет-нәсихәт биреп яшәүче, гомерләре буе халык алдында чыгыш ясап яшәгән һәм бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе алып барган ханымнарыбыз чакырылган иде

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Зур Сәрдек мәдәният йортында бик күңелле очрашу булып узды. Очрашуга, мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә яшәгән, яшь буынга дөрес дини тәрбия һәм үгет-нәсихәт биреп яшәүче, гомерләре буе халык алдында чыгыш ясап яшәгән һәм бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе алып барган ханымнарыбыз чакырылган иде. Эшлекле дә, күңелле дә, бик күркәм сыйлы да бу табынны коручылар - "Ак калфак" оешмасы әгъзалары да. Мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән табын артында бик күп истәлекләр яңарды, алдагы эшчәнлек өчен яңа фикерләр туды, планнар билгеләнде. Очрашуга килгән һәркем яңа көч һәм энергия алып, зур рэхмәтле булып кайтып китте, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X