Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авыл җирлегендә үзара салым акчаларын юллар төзекләндерү һәм балалар уен мәйданчыгы ясауга тотачаклар

Шулай ук артезиан коеларын карау, электрсаклагыч лампочкалар алу, янгын гидрантлары булдыру планлаштырыла.

Зур Сәрдек җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум оешкан төстә бара. Шунысы сөенечле: безнең як халкы үзара салым кертүнең мөһимлегенә елдан-ел ныграк төшенә. Чөнки җыелган акчалар читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, җирлектәге күп кенә мөһим мәсьәләләр алар хисабына хәл ителә. 

- Узган ел үзара салым 500әр сумнан җыелган иде. Биш авылга, дүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 5 миллион 580 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, уен мәйданчыклары ясау, су насосы, янгын гидрантлары алу һәм башка кирәкләр өчен файдаландык, - ди Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов. - Быел да үзара салымны 500 сум итеп калдырдык. Җыелган һәм дәүләттән дүрт өлеш күбрәк итеп бирелгән акчага авылларда юлларга таш җәю, Зур Сәрдектә һәм Адайда балалар мәйданчыклары ясау, Купкада, Аш.Буҗида спорт җиһазлары урнаштыру, Зур Сәрдектә сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл кую, артезиан коеларын карау, электрсаклагыч лампочкалар алу, янгын гидрантлары булдыру планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно нарушения

erid: 2VtzqxWHLUk