Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзәк китапханә райондашларга кызыклы китаплар тәкъдим итә

Матур әдәбиятны яраткан райондашларыбыз игътибарына Гүзәл Галләмованың “Түз йөрәк”, “Ызандашлар” дигән китаплары турында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәсе килә

Район үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтып тора. Матур әдәбиятны яраткан райондашларыбыз игътибарына Гүзәл Галләмованың “Түз йөрәк”, “Ызандашлар” дигән китаплары турында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәсе килә.

“Түз йөрәк” повестьтендә 90нчы еллардан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләргә бәйле кеше язмышлары, туган җир, туган нигез, намуслы хезмәт, кешелеклелек кебек мәңгелек темалар яктыртыла, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар күтәрелә.

Авыр вакытларда да вөҗданына хыянәт итмәгән, һәрчак үзләре булып калган Рафис белән Гөлфинә, әдәплелек үрнәге булган изге күңелле Таифә әби образлары аша гаиләнең төп кыйммәтләре күрсәтелә, аклык-сафлык, дөрес яшәү төшенчәләре аңлатыла.

“Ызандашлар” романында кешелекне зурлау, күрше хакын олылау темасы яктыртыла; кешелек дөньясының афәте булган эчкечелек, көнчелек кебек проблемалар күтәрелә. Эчкечелекнең сәбәпләре, аңа каршы көрәшү алымнары персонажлар язмышы аша мавыктыргыч итеп сурәтләнә.

Геройларның яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт арасында бәргәләнүләре, иманга килү турындагы фикерләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.

Китапларны укып, аларның эчтәлеге турында күбрәк белергә теләсәгез, үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Резидә Нотфуллина, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk