Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Зилант” спорт мәктәбе яңалыклары

“Зилант” спорт мәктәбе спортчылары самбо һәм сугышчан самбо буенча республика Чемпионатында катнаштылар.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары - Марес Бадертденов, Энҗе Йосыпова) 2001-2002 елгы кызлар һәм егетләр арасында үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. 4нче урта мәктәптән Максим Исаев, Ангелина Николаевалар– көмеш, Антон Платонов бронза медаль яулады.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары - Марес Бадертденов, Энҗе Йосыпова) Бөтенроссия самбо көнендә катнаштылар. Анда үз үлчәү авырлыгында күппрофильле лицейдан Ранил Газизуллин җиңүче булды, 4нче урта мәктәптән Карина Мисюкевич, Диләрә Галимуллина - көмеш, беренче гимназиядән Ильяс Баһамановлар бронза медаль яулады.

“Зилант” спорт мәктәбе спортчылары самбо һәм сугышчан самбо буенча республика Чемпионатында катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында Альберт Шәңгәрәев, Айрат Шәңгәрәев, Энҗе Йосыповалар җиңүче булды, Салават Хәкимҗанов өченче урынны яулады. Тренерлары - Марес Бадертденов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk