Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Заһид Сафин юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

3 декарьдә юристлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

Төптәнрәк уйлап карасаң, барлык өлкәдә эшләүчеләр дә юридик нормалар белән эш итә. Үзебезгә карата гаделсезлек күрсәтсәләр, хокукларыбыз бозылса да, без, әлбәттә, хокук саклау органнарына мәрәҗәгать итәбез. Чөнки закон нигезендә килеп чыккан гаделсезлекне, аңлашылмаучылыкны дөрес итеп хәл итү хокукы аларга гына бирелгән. Ә һәрбер мондый мөрәҗәгатькә, үтенечкә, низагка аның дөреслеген раслап яки инкарь итеп ахыргы ноктаны казыйлар (судьялар) куя. Алар да бит адәм баласы, димәк, ялгышырга мөмкиннәр. Ләкин закон нигезендә аларның ялгышырга хокуклары юк. Чөнки бу ялгышу кемнеңдер язмышы, тормышы өчен зур фаҗига, югалтулар, кайгылар, рәнҗүләр һәм башка начарлыклар белән бетәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итүче үзе дә ялгышырга, карарны аңламыйча гомер буе ризасызлык күрсәтеп, рәнҗеп яшәргә мөмкин. Шуңа күрә без үзебезгә кагылышлы юридик нормаларны аз булса да күзалларга тиешбез. Ә авыр очракта, әлбәттә, бу өлкәдә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Аларга бу җаваплы хезмәтләрендә нык сабырлык, һөнәри яктан үсеш, кешеләргә карата законнарыбыз нигезендә гадел булуларын һәм бервакытта да ялгышлык җибәрмәүләрен теләп каласым килә.

Заһид Сафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk