Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе Кукмарада юлларның торышы, мәктәп автобусларында балаларны имин йөртү мәсьәләләре турында фикер алышты

Утырыш нәтиҗәләре буенча әлеге сораулар тикшерүгә алынды.

Кукмара Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аны Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибе буенча, районда аварияләр һәм балалар юл-транспорт травматизмы турында Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сөйләде. 

«Агымдагы елның ике ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә бер юл-транспорт һәлакәте булды, анда бер кеше тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чорында ике юл-транспорт һәлакәте булган, анда өч кеше зыян күргән. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән», - дип статистика мәгълүматларын китерде ул.

Район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен һәм балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм булдырмау максатында җаваплы хезмәтләргә тиешле юл билгеләренең булу-булмавын тикшерү, юл тамгалары сызу һәм чокырларны ремонтлау буенча эшләр башкарырга кирәк.

Укучыларны йөртүне оештыру турында район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин сөйләде. 

«Районда 17 мәктәп автобусы 21 маршрут буенча 937 баланы йөртә. Барлык автобуслар да балаларны йөртү өчен тиешле таләпләргә җавап бирә, ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Һәр мәктәптә җаваплы педагоглар билгеләнде, алар укучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен тулы җаваплы», - дип билгеләп үтте Илфат Әхмәдуллин. 

Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре дә каралды. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча бу һәм башка мәсьәләләр комиссия тарафыннан карауга кабул ителде.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев