Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИдә, полиция бүлегендә, янгын куркынычсызлыгы оешмасында булдык

Һәр оешма хезмәткәрләре ачык йөз белән кабул иттеләр, ә укучылар кызыксынып күзәттеләр.

Безнең Ядегәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда утыз җиде бала укый. Укучылар саны күп булмаса да, барысы да - тырыш, ягымлы һәм матурлар. Без, башлангыч сыйныф укытучылары, үз чиратыбызда, әлеге балаларга мөмкин кадәр нык белем һәм тәрбия бирергә тырышабыз. Ел дәвамында төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, конкурс-очрашулар үткәрәбез.

Әле күптән түгел генә районыбызның полиция бүлегендә, ЮХИДИ идарәсендә, янгын куркынычсызлыгы бинасында булдык. Һәр оешма хезмәткәрләре ачык йөз белән кабул иттеләр, ә укучылар кызыксынып күзәттеләр.

Полиция бүлегендә безне үзебезнең Ядегәр авылы егете Расим Шакиров каршы алды. Аның дежур көне иде. Аннан соң Айрат Насыйров полиция хезмәткәрләренең эше, киемнәре, эш кораллары белән таныштырды. Пулядан саклаучы киемне малайлар гына түгел, хәтта кызлар да киеп карады.

ЮХИДИ идарәсендә Елена Яковлева, Сергей Егоров укучыларга машиналарның техник тикшерү уздыру тәртибе һәм таләпләре турында аңлатты. Шулай ук бинадагы бүлмәләрне, стендларны, хезмәткәрләрнең эшләрен күзәттек. Машинага номер алу тәртибе, искеләренең ничек юкка чыгарылуы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Авариядән калган машиналарны алар куркып, шомланып һәм кызганып карадылар.

Янгын куркынычсызлыгы оешмасында безне бөтенләй башка дөнья каршы алды. Мансур абый укучыларны оешманың барлыкка килү тарихы, төзелеше, андагы хезмәткәрләрнең эше турында сөйләде. Малайларны бигрәк тә янгын сүндерү машиналары, ә кызларны 112, 001 телефоны аша килгән хәбәрләрне алып, аларны тиешле органнарга тапшырып утыручы абый-апаларның эшләре кызыксындырды. Янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен, эш коралларын да күрдек.

Кайсы оешмага гына керсәк тә, без төгәллек, чисталык, таләпчәнлеккә игътибар иттек. Менә шундый файдалы һәм күңелле булды безнең сәяхәтебез.

Язилә БӘШӘРОВА, Ядегәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk