Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чура авылыннан Зоя Егорова: Балачактан күңелем түрендә йөрткән пешекче вазыйфасын инде ундүрт ел башкарам

Пешекче һөнәре иң борынгылардан санала. Беренче аш-су ачык учакта әзерләнгән ярымчи ит яисә балык кисәге булса, еллар узган саен өстәлләрдә нинди генә төр ризык барлыкка килми! Хәзерге пешекчеләр аеруча оста, күбесенең кулларына хәтта күз иярми. Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючыларны үзенең берсеннән-берсе тәмле ашлары белән сөендерүче Зоя ханым Егорова да әнә шундыйлардан.

 

Зоя Григорьевна Югары Чура авылында яши. Вахит хуҗалыгы ашханәсенә пешекче булып 2007 елда килә. «Без эшкә автобус белән барабыз, шуның өчен икенче авылга йөрүнең бер авырлыгын да күрмим. Мин күп еллар Югары Чура китапханәсендә эшләдем. Махсус белемем булмаганлыктан, аннан китәргә туры килде. Әмма моңа бер дә үкенмим. Чөнки балачактан күңелем түрендә йөрткән пешекче вазыйфасын инде ундүрт ел башкарам. Элек тә колхоз ашханәсендә берәрсе авырып китсә, гел мине чакыралар һәм анда да ашкынып, йөгерә-йөгерә бара идем», - ди ул.   

Ашханәдә өч тапкыр ашату каралган. Боткалар, беренче һәм икенче аш, чәй, компот, салатлар – менюда һәммәсе бар.

«Иртә белән килүгә чәй һәм ашка су куеп җибәрәбез. Аннары яшелчәләр: суган, кишер, кәбестә чистарту, турау эшенә керешәбез. Бәрәңге боламыгы әзерләгән көнне яртышар капчык бәрәңге әрчергә туры килә. Терлекче кызларны иртәнге сәгать тугызынчы яртыларда сөттә әзерләнгән тәмле ботка белән сыйлыйбыз. Төшке аш өчен пешерелгән ялкауларча голубцы, токмач, борщ һәм кәбестә ашларын ашханәгә керүчеләр аеруча үз итә, кайберләре телеңне йотарлык булган бу дип, мактау сүзләренә дә күмә. Чиста-пөхтә булсаң, хезмәтеңне яратып, күңелеңне биреп башкарсаң, ризыкның барысы да тәмле була», - ди Зоя ханым.

Кышкы чорда ашханә хезмәткәрләренә көнгә - 60-65, ә җәен һәм урып-җыю вакытларында 100дән артык кешегә аш-су әзерләргә туры килә.

«Бүгенге көндә хезмәттәшем Эльза Шәрәфетдинова белән үзара ярты сүздән аңлашып эшлибез. Беребез - пешерә, тәлинкәләргә бүлә, икенчебез - өстәл сөртә, юылган чиста савыт-сабаларны тезә дигәндәй... Ә инде җәй айларында безгә ярдәмгә өстәмә тагын ике кешене билгелиләр. Чөнки ризыкларны Вахит, Пенәгәр һәм Чура авылы якларындагы кырларда хезмәт куючы механизаторларга да алып барырга туры килә. Ашханәдә продукциягә беркайчан кытлык булмады, нәрсәгә заявка бирәбез – һәммәсен алып кайталар. Эш шартлары яхшы: җылы-салкын су килеп тора, канализация бар, плитәләр яңа – рәхәтләнеп эшлә дә эшлә генә», - ди пешекче.

Зоя ханым өч бала әнисе, җиде онык әбисе. «Миңа эштән кайкач, плитә тирәсендә кайнашу бик эләкми. Әмма шулай да ял көннәрендә, гаиләбез бергә җыелганда ниндидер ят ризык әзерләп якыннарымны куандырасым килә. Телефонда сакланган рецептлардагы тәм-томнарны пешергәч кенә күңелем тынычлана», - ди ул.
 
 
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев