Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Яшьләр вакыты» автобусы Кукмара районында тукталыш ясады

Чара кысаларында Кукмара яшьләре район тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларын тәкъдим иттеләр.

4 августта Татарстан буйлап сәяхәткә чыккан «Яшьләр вакыты» автобусы бүген Кукмара районында тукталыш ясады.

Чарада Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, акциянең максатларының берсе - яшьләрне грантлар, республика программалары, уңышлы проектлар белән таныштыру.

«Узган елгы “14..30” акциясен хәтерлисездер. Анда катнашучылар республиканың барлык районнарында булып, җирле яшьләр, җитәкчеләр белән очрашулар уздырганнар иде. Быел бераз башка формат тәкъдим иттек: монда яшьләр сораулар бирми, ә үз тәкъдимнәрен җиткерә. 21 муниципаль берәмлек буенча 250дән артык проект тыңладык инде, бүген без 22нче районда. Бездә экватор дип әйтергә була. 10 сентябрьгә кадәр без республиканың барлык районнарында булырга уйлыйбыз. Шунысы куанычлы, яшьләр актив катнашалар, яңалыкка омтылалар, үзләрендә нинди дә булса үзгәреш кертергә телиләр. Без аларның экология, эчке туризм мәсьәләләре белән кызыксынуларын күрәбез, шулай ук күп кенә проектлар иреклелек, спорт, яшьләр өчен җәмәгать урыннары үсеше белән бәйле», - дип сөйләде «Яшьләр вакыты» автобус төркеме җитәкчесе Алла Кондратьева.

«Безнең район – киләчәк образы» стратегик сессиясендә Кукмараның 14 егет-кызы район җитәкчелегенә һәм Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкилләренә үз проектлары тәкъдим иттеләр.

Алар арасында «Бәйрәм калейдоскобы» социаль-педагогик проекты белән Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алия Гарифуллина иң яхшысы дип табылды. Аның идеясе «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «үзенчәлекле» балалар белән бергә бәйрәмнәр үткәрүгә юнәлдерелгән.

«Мондый балаларның иҗади потенциалын һәм коммуникатив сәләтләрен ачырга кирәк. Аларның үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоюлары мөһим», - диде Алия Гарифуллина.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk