Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янсыбыдагы 1673 номерлы сайлау участогына автоклуб килгән

Сайлауга килгән кеше рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә ала.

Янсыбы авылында сайлаулар актив рәвештә уза. Авыл клубында урнашкан 1673 номерлы номерлы сайлау участогы иртәдән үк гөр килә. Шулай булмый ни бүген авылга район Мәдәният йортының эстрада төркеме дә концерт белән килгән бит.

«Авылдашларның сайлауда актив катнашуларын күрү бик күңелле. Чөнки бу – барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга. Тәртип бозып йөрүчеләр дә юк, бик тыныч уза. Сайлауга килгән кеше рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә ала», - диде сайлау участогы рәисе Фаил Хәбибуллин.

Мондый концертлар бүген сәгать 10да район Мәдәният йорты каршында башланып китте. Аннан ул 11.00 сәгатьтә - Янсыбы, 12.30 сәгатьтә - Әсән-Елга, 13.30 сәгатьтә Березняк авылларында булып, 15.00 сәгатьтә Поч.Кучук авылында төгәлләнәчәк, диде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Башка авылларда исә концертларны авыл үзешчәннәре оештырачак.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Янсыбы авылында сайлаулар актив рәвештә уза. Авыл клубында урнашкан 1673 номерлы номерлы сайлау участогы иртәдән үк гөр килә. Шулай булмый ни бүген авылга район Мәдәният йортының эстрада төркеме дә концерт белән килгән бит. ⠀ «Авылдашларның сайлауда актив катнашуларын күрү бик күңелле. Чөнки бу – барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга. Тәртип бозып йөрүчеләр дә юк, бик тыныч уза. Сайлауга килгән кеше рәхәтләнеп концерт карап, ял да итә ала», - диде сайлау участогы рәисе Фаил Хәбибуллин. ⠀ Мондый концертлар бүген сәгать 10да район Мәдәният йорты каршында башланып китте. Аннан ул 11.00 сәгатьтә - Янсыбы, 12.30 сәгатьтә - Әсән-Елга, 13.30 сәгатьтә Березняк авылларында булып, 15.00 сәгатьтә Поч.Кучук авылында төгәлләнәчәк, диде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов. ⠀ Башка авылларда исә концертларны авыл үзешчәннәре оештырачак. #Выборы #Кукмор #Татарстан

Публикация от ?Кукмор. Татарстан. Новости (@kukmor_tatarstan)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk