Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янил мәктәбендә конференция булды

Зур бәйрәмгә якташлар чакырылды

Янил урта мәктәбендә III Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды.

Кеше һәм туган ил. Бу-ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул, минемчә, син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре - халкы. Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, туган ягын сагына.

Без дә шул уңайдан, мәктәбебездә III Республикакүләм “Туган җир сулышы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырабыз. Һәм шушы зур бәйрәмебезгә үзебезнең төбәктә яшәгән шәхесләребезне кунакка дәшәбез. Алар: якташ язучыбыз - Рәшит Бәшәров, “Мәйдан” журналы редакторы – Факил Сафин, “Сөембикә” журналы блогеры, балалар өчен “Көмеш кыңгырау” гәҗитенең баш мөхәрире - Ризидә Гасыймова, газетаның рәссамы фотокорреспондент - Фаил Сафин, “Татар” һәм “Азатлык”радиосында хәбәрләр бүлеген алып баручы - Райнур Шакиров, шушы мәктәптә укып чыккан, хәзергесе вакытта ТГГПУ да доцент - Әлфия Мотыйгуллина, 30 елдан артын гомерен мәктәпкә багышлаган элеккеге мәктәп директорыбыз Равил Мәгъсүм улы, 13 ел шушы мәктәптә эшләп киткән - Венера Азеева, Кукмара районының ярдәм күрсәтү үзәгенең әйдәп баручы методисты - Таһир Нәбиев, мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручысы - Гөлназ Мостафина, Кукмара аграр көллиятенең уку һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары - Раил Ганиев, Казан шәһәре Олимпиада үзәге методисты Равилә Кашаевалар бездә кунакта булдылар. Бер күрешү үзе бер гомер диләр, ерак араларны якын итеп кайткан якташларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, икенче елга да көтеп калабыз.

Эльвина Григорьева, 8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk