Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янгынга каршы датчиклар урнаштырылды

Әлеге җайланмаларга утыз алты гаилә һәм өч йөздән артык өлкән яшьтәге кеше мохтаҗ

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә, янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалы гаиләләрдә һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучы җитмеш яшьтән узган өлкәннәрнең өйләрендә булдылар. Очрашу барышында белгечләр йортларга янгын чыккан очракта сигнал бирүче җайланма - датчиклар урнаштырды. Әлеге җайланмаларга утыз алты гаилә һәм өч йөздән артык өлкән яшьтәге кеше мохтаҗ. Социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктаж һәм янгынга каршы җайланманың эшләү тәртибе турында әңгәмә үткәрелде, ашыгыч коткару хезмәте телефоннары язылган белешмәлекләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев