Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа ел каникуллары вакытында Кукмарада янгын чыгуның бер очрагы теркәлгән

Күрше Балтач районы Кариле авылында исә янгында бер кешенең гомере өзелгән

Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаров сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Кукмарада янгын чыгуның бер очрагы теркәлгән. 2 гыйнвар көнне иртәнге сәгатьләрдә Эшчеләр Тыкрыгы урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын нәтиҗәсендә мунча түшәменә зыян килгән. Хуҗалар утны тиз арада күреп алып, үз көчләре белән сүндерүгә ирешкәннәр.

- Яңа ел бәйрәмнәре вакытында күрше Балтач районы Кариле авылында зур янгын булды. 5 гыйнвар көнне, иртәнге 10 сәгать 40 минутта бер шәхси хуҗалыкның гаражына ут каба. Янгын нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелә, икенчесенең сәламәтлегенә зыян килә. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булсак иде, - диде Нурфат Яппаров.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk